25 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Яр буе» паркында һәм С. Садыйкова исемендәге концерт залында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында яңартылган «Яр буе» паркында һәм капиталь ремонттан соң Сара Садыйкова исемендәге концерт залында булды.
-
Яңалыклар
Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза
Бүген Актанышта яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир уза. «Батыр» спорт комплексында ярышның тантаналы ачылышы булды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин «Автоваз»ны Lada Azimut моделен серияле җитештерә башлау белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин «Автоваз» коллективын Lada Azimut яңа флагман моделен серияле җитештерә башлау белән котлады, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның алты хатын-кызын «Ана даны» медале белән бүләкләде
Татарстанның алты күп балалы анасы «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Нурлат районында Татарстан халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышы узды
Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе советының Нурлат районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау хакында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы датасы белән указга кул куйган
IX чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы 30 сентябрьдә узачак, 10.00 сәгатьтә башланачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән Указга кул куйган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Машиналар төзү – Татарстанның төп сәнәгать тармакларының берсе»
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булды, машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итте
-
Яңалыклар
Казанда Габдулла Рәхимкулов истәлегенә элмә такта ачылды
Татарстанның халык җырчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Рәхимкуловның тууына быел 100 ел булды.
-
Яңалыклар
Табиб: «Сәламәт тормыш рәвеше яман шеш куркынычын 30 процентка диярлек киметә»
Сәламәт тормыш рәвеше онкология куркынычын 30 процентка диярлек киметә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн «Питание – путь к здоровью нации» дигән конгресста шулай дип белдергән. Бу хакта «Российская Газета» яза.
-
Яңалыклар
Җырчы Алсу яңа фотоcы белән сокландырган
Җырчы Алсу зәвыклы килеш-килбәте белән янә фанатларының игътибарын җәлеп иткән. Артист социаль челтәрләрдәге аккаунтына язылучыларга яңа фотосурәтен күрсәткән.
-
Яңалыклар
Татарстан мәктәпләрне модернизацияләү буенча лидер-төбәкләр рейтингына керде
Татарстан «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәкләр рейтингына керде. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» китерә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов СПГ өчен беренче ватан компрессорларын төяп җибәрүгә старт бирде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә «Казанькомпрессормаш»ның СПГ эре тоннажлы компрессор агрегатлары җитештерү буенча җыю-сынау комплексында булды.
-
Яңалыклар
Бөтендөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан фәнни-гамәли конференцияләр оештыра
Бөтендөнья татар конгрессы 2030 елгы җанисәп алдыннан Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштергән «Иж буе татарлары», «Зөя буе татарлары», «Нократ буе татарлары» фәнни-гамәли конференцияләр сериясен башлап җибәргән. Проект хакында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» Дәүләт Думасының яңа чакырылышында 349 урынга ия булды
«Бердәм Россия» Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча 349 мандатка ия булды.
-
Яңалыклар
Быел Казан хастаханәсендә 250дән артыграк СВО ветераны тернәкләндерү узган
Быел Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашкан 250дән артыграк ветеран медицина реабилитациясен узган.